«Җәй, каникул, китапханә» дип исемләнгән библиолагерь эшли башлады
Теләче балалар китапханәсендә, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, «Җәй, каникул, китапханә» дип исемләнгән библиолагерь эшли башлады.
Библиолагерь балалар өчен китапларны ярату, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Ул 4 - 8 август көннәрендә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә узачак.
Лагерьның беренче көне «Танышу көне» дип аталды. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Шулай ук алар «Жиңү аллеясы» паркына сәяхәт кылдылар. Ахырдан осталык дәресе үткәрелде. Бу дәрес балаларга җәйнең матурлыгын һәм табигатьнең байлыгын тоярга, җәйге мизгелләрне истә калдыру өчен искиткеч мөмкинлек булды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев