Аяз көндә минутлар да кадере
Шөкер, көннәр аяз һәм җылы тору сәбәпле, районыбыз кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Игенче-механизаторларыбыз аяз көннәрнең һәр сәгатен, минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.
26 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан чыгарылган ярыш экраныннан күренгәнчә, түбәндәге игенче-механизаторлар кырда югары намуслылык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшли. Алар: игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче комбайнчылар - Рамил Сибгатуллин белән Айрат Сабиров (“Алан”), Радик Нәбиуллин (“Игенче”), игеннәрне суктыруда эшләүче комбайнчылар - Фәнис Миннебаев белән Илсур Хәмидуллин (“Игенче”), Ринат Афзалов (“Чулпан”), Василий Архипов (“Агролак”), Рәмис Хәнәфиев, Нияз Тимербаев, Васил Вәгыйзов, Денис Алексееев, Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов, Мәүлетҗан Хәбибуллин һәм Илнар Камалиев, Зөлфәт Кәрамов (“Август - Теләче” ширкәтеннән).
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев