Айрат Фатхуллин: «Милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр»
Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, хәрби хәрәкәт ветераннарын, Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 37 ел тулу белән котлады.
«Хөрмәтле ветераннар! Илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телим!», – диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев