“Әкият сөйлим, тыңлагыз!..”
Теләче Үзәк китапханәсе Балалар китапханәсе белән берлектә “Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде. Бәйгегә рус һәм татар телләрендә халкыбызның мәдәни мирасын, аның үзенчәлекләрен яктырткан барлыгы 57 әкият җибәрелгән. 21 сентябрь көнне китапханәнең уку залында җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы булып узды.
-Конкурска килгән иң яхшы эшләрне туплап, китап итеп чыгардык. Киләчәктә аны күбрәк тираж белән бастырырга уйлыйбыз, - диде районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Ризидә Дәүлиева. Проект авторлары - балалар китапханәсе мөдире Любовь Закирова һәм Теләче Үзәк китапханәсе методисты Раилә Фәсхиева белдерүенчә, иҗади бәйгедә аеруча Теләче, Иске Җөри һәм Олы Мишә авыл җирлекләре актив катнашкан. Олы Нырсыдан – Камилә Хәйретдинованың “Хәзер ни өчен дракон җирдә яшәми?” һәм Баландыштан Миләүшә Нәҗипованың “Батыр егет һәм сылу кыз” дип аталган әкиятләре беренче урынга лаек булган. Урта Мишәдән Гөлфия Мөхәммәтшинаның “Халык хикмәте” һәм Казаклардан Энҗе Рәхмәтуллинаның “Яхшылыкка – яхшылык” әкиятләре икенче, өченче урыннарны яулаган. Китапханәдә узган чарада әлеге әкиятләр буенча эшләнгән анимацион фильмнар күрсәтелде. Шулай ук 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан “Дуслык турында әкият” номинациясендә җиңүгә ирешкән Сәед Шәмәрдановның “Дусларым булсын дисәң” дип исемләнгән әкияте буенча әзерләнгән анимацион мультфильм да тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Алинә Шәмәрданова
Бу хакта тулырак район газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев