Актив ял итик!
Алда безне Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан озын яллар, күңелле мәдәни һәм спорт чаралары көтә. Әлеге уңайдан район яшьләр эшләре спорт бүлеге безгә “Спорт һәм сәламәтлек” декадасы тәкъдим итә.
Мисал өчен, 31 декабрь көнне район мәдәният йортында 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр яшьләр өчен төрле уеннарга һәм конкурсларга бай булган Яңа ел кичәсе үткәреләчәк. 2 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында мәктәп укучылары һәм ветераннар арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәреләчәк. Уеннар 9.00 сәгатьтә башлана. 3 гыйнвар көнне шул ук “Батыр” спорт комплексында төрле яшьтәге кешеләр өчен шахмат-шашка турниры үткәреләчәк. Турнир 10.00 сәгатьтә башланачак. 4 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында 2010-2011 елларда, 2014 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында малайлар арасында мини-футбол буенча Яңа ел турниры үткәреләчәк. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.
5 гыйнвар көнне “Теләче - Арена Боз сараенда ир-егетләр командалары арасында “Мэр Кубогы” на хоккей ярышлары үтәчәк. Уеннар 8.00 сәгатьтә башлана. 6 гыйнвар көнне”Дулкын” бассейнында мәктәп укучылары, өлкәннәр арасында йөзү буенча яңа ел турниры узачак. Балалар арасында ярышлар 10.00, өлкәннәр арасында 14.00 сәгатьтә башлана. 7 гыйнвар көнне ДОСААФ оешмасы базасында мәктәп укучылары арасында районара картингчылар турниры үткәреләчәк. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. 8 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комлексында абсолют кул сугышы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
Хөрмәтле райондашлар, әлеге мавыктыргыч спорт чараларында актив катнашыйк, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк, актив ял итик.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев