Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан мәдәният йортында «Безнең заман батырлары» дип аталган очрашу кичәсе булып узды

Кичә, 7 май көнне , Бөек Җиңүнең 81еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Алан мәдәният йортында «Безнең заман батырлары» дип аталган очрашу кичәсе булып узды.

Кичәдә махсус хәрби операциядә катнашкан Алан авылы егетләренең әниләре катнашты. Кичәдә шулай ук күптән түгел гүр иясе булган батыр егет Илдар Хафизовны искә алып, аның башкаруында клубта яздырылып калган җырларын тынладылар. Бәйрәм кичәсе мул табын артында концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге әниләрдә бер генә теләк - тизрәк балалары яннарына кайтып, барыбыз да тыныч күк йөзе астында яшәргә язсын.

Бәйрәмне оештыручылар иганәчелек ярдәме күрсәткән Фазылжанов Илдар Фәрит улына зур рәхмәтләрен җиткерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев