“Алан”да кукуруз сугалар
Урып-җыю эшләре төгәлләнсә дә, бүген басу-кырларда эш туктамады, районыбыз механизаторлары җир эшкәртә, кукуруз силосы сала, кукуруз, көнбагыш суга.
Мисал өчен, бүген, ягъни 9 октябрь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән мин булган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә кукуруз сугу эше оешкан төстә бара иде. Әлеге җаваплы эшне “АКРОС – 530” комбаннары белән ширкәтнең иң тәҗрибәле механизаторлары, быелгы урак батырлары Ренат Гатауллин белән Илһам Мөҗипов башкара. Хәзер алар алдында 111 гектар мәйданда игелгән кукуруз басуларын орлыкка суктырып алу буырычы тора. Ширкәтнең баш агрономы Искәндәр Шакиров әйтүенчә, шуның 82 гектарда игелгәнен - “РОСС – 140” , 29 гектардагысын – Австриядән кайтарылган “Маркомо” сортлы кукуруз тәшкил итә. Без килгәндә комбайнчылар “РОСС – 140” сорты игелгән басуда эшли иде. Суктырылган кукурузны ындыр табагына, дөресрәге, ашлык киптергеч җайланмасына ташуда “ГАЗ – 53” автомобилендә эшләүче Нәкыйф ага Яруллин өзеклек тудырмый. Сөбханалла, эш-гамәле, хрәкәтләре яшьләргә биргесез. Гомерен шофер хезмәтендә үткәргән Нәкыйф ага лаеклы ялда булса да, туган хуҗалыгына ярдәм итүдән туктамый.
Моңарчы “Алан” ширкәте механизаторлары 271 гектар мәйданда игелгән кукурузны силоска салганнар. Уңыш чыгышы һәр гектардан уртача 350 центнер тәшкил иткән. Бушаган кукуруз басулары шундук эшкәртеләчәк.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев