Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар - батырлык үрнәге

Бүген, ягъни 2 август көнне, илебез җәмәгатьчелеге Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан, бүген Теләченең Ленин урамында урнашкан Хәрби Дан аллеясында Һава-десанты гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара булып үтте.

Ватанпәрвәрлек рухында узган чарада һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз, хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән якташларыбыз, оешма-предприятие җитәкчеләре, Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендәге “Яшь армия” оешмасы әгъзалары катнашты.

Чарада катнашучыларны әлеге күренекле дата белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты комиссары Фәнис Закиров, Теләче районы Һава десанты гаскәрләре оешмасы җитәкчесе Ирек Исмәгыйлев тәбрикләде.

Тәэсирле чыгышлардан соң Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән райндашларыбыз хөрмәтенә төзелгән обелискка чәчәкләр салынды, Фин сугышында,  Бөек Ватан сугышы елларында, аннан соңгы елларда һәм хәзерге “кайнар нокталар”да һәлак булган десантчыларның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

 Моннан тыш,  Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган десантчы якташыбыз, Ямбулат авылында туып-үскән һәм шушы авыл зиратында җирләнгән Миңнегали Ногумановның каберен зиярат кылдылар. Шунысын да искәртеп узабыз, Миңнегали Зәкиҗан улы Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев