Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аларны “УНИКС” көтә

14-16 март көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасында “Созвездие - Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы булып үтте. Анда районыбыз балалары һәм яшьләре дә актив катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Мәсәлән, “Вокал-соло” номинациясендә өлкәннәр төркемендә (16 яшьтән 21 яшькә кадәр) чыгыш ясаган Данил Галимов (Баландыш, җитәкчесе - республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Бабажан кызы Поташова) белән шул ук номинациядә, шул ук яшь аралыгында җырлаган Данис Нигъмәтҗанов (Олы Мәтәскә, җитәкчесе - Булат Мәгъсүм улы Нигъмәтҗанов) -  икенче урынны яуладылар, 8 - 13 апрель көннәрендә Казанда “УНИКС”  мәдәният һәм спорт комплексында узачак суперфиналда катнашу хокукын яуладылар.  

“Хореография” номинацияcендә уртанчылар төркемендә (11 яшьтән - 15 яшькә кадәр) чыгыш ясаган ”Чулпан” бию коллективы (район балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе Зәринә Рәсип кызы Әхмәтова) фестивальнең “Иҗади күтәрелеш өчен” дип исемләнгән махсус бүләгенә лаек булды. 

“Хореография” номинацияcендә кечкенәләр төркемендә (5 яшьтән 10 яшькә кадәр) катнашкан “Сюрприз” үрнәк-балалар коллективының “Фантазия” төркеме - икенче, һәм шул ук “Сюрприз” үрнәк-балалар коллективының “Василек” төркеме (икесенең дә җитәкчесе Зилә Рафаэль кызы Баева) - өченче урынны яулады. Әлеге коллективлар да 8-13 апрель көннәрендә Казанда “УНИКС” мәдәният һәм спорт комплексында узачак суперфиналда чыгыш ясаячаклар. Зона этабында җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаган яшьләребезне бүләкләү тантанасында, ягъни гала- концертта муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашты һәм беренчеләрдән булып яшьләребезгә үзенең ихлас тәбрикләүләрен ирештерде. 

Әлеге коллективлар да 8 - 13 апрель көннәрендә Казанда “УНИКС” мәдәният һәм спорт комплексында узачак суперфиналда районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар. Гала-концертлар исә 13 апрель көнне “УНИКС” мәдәният һәм спорт комплексында, 24 апрельдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. Призлы урыннарга, махсус бүләккә лаек булган балалар коллективларын һәм яшьләребезне әлеге җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм киләсе чараларда уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.

Исегезгә төшерәбез, “Созвездие - Йолдызлык” фестивале хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерацияcе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы белән уза.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X