Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алда - гала -концерт

Авыл мәдәният йортларында, клубларда зур уңыш белән бара торган «Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы» дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары тәмам.

Аның соңгысын, 22 ноябрь көнне, авылдашларына һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюрига Баландыш авыл җирлегендә яшәүче яшьләр, укучы яшьләр һәм студентлар күрсәтте.

Бер сулышта каралган тамаша җыр-биюдән тыш, нәфис сүз жанрына да бай булды.  Бию коллективлары, вокаль ансамбльлләр чыгышы белән дә истәлекле әлеге концерт. Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Исегезгә төшерәбез, фестиваль – бәйгенең гала концерты 29 ноябрь көнне район мәдәният йортында үткәреләчәк. Фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләүдән тыш, биредә чыгышларның иң-иң матурлары да күрсәтеләчәк. 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне фестивальнең йлмгаклау концертына чакырып калабыз. Килегез,үкенмәссез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев