Алдынгылар хәрәкәте проекты кысаларында мәктәп театр коллективларының смотр — конкурсы узды
«Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Җиңү классикасы» дип исемләнгән Алдынгылар хәрәкәте проекты кысаларында мәктәп театр коллективларының смотр — конкурсы узды.
Проектның максаты — балаларның әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксынуын үстерү, иҗатка ярдәм итү, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын аңлау аша татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру.
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры актерлары һәм режиссерларыннан торган жюрига Алан, Олы Мишә, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа һәм Олы Мәтәскә мәктәпләренең иҗат коллективлары үзләренең театральләштерелгән спектакльләрен күрсәттеләр. Һәр спектакль яшь артистларның югары дәрәҗәдәге осталыгын, идеяләренең оригинальлеген һәм уй-фикерләренең тирәнлеген күрсәтте.
Чыгышлардан тыш катнашучылар актерлык осталыгы буенча мастер-класс ярдәмендә үзләренең актерлык күнекмәләрен арттыру мөмкинлеге алдылар. Аларга аны актер, Г. Кариев исемендәге театр режиссеры Эльдар Гатауллин уздырды.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшысы дип Олы Мишә мәктәбенең «Нур» театр коллективы танылды. Алар безнең район данын 10 декабрьдә конкурсның финалында республика сәхнәсендә яклаячак. Уңышлар аларга!
Проект ТР Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев