Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җәлил хәзрәтнең үтемле вәгазьләре

Бүген Саба районының Олы Кибәче авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасының Диния назәрәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды.

Аны районыбызның танылган эшмәкәре, «Туган авыл» күңел ачу комплексы җитәкчесе, шушы авыл тумасы Рифкать Шәфыйков һәм аның дус-тату гаиләсе оештырды. Әлеге гаилә чарага килүчеләрне мичтә пешкән тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән каршы алды. 

Җәлил хәзрәтнең тынычлык темасына багышланган ике сәгатьлек вәгазе  бу юлы да үтемле, хәтердә тирән уелып кала торган булды.

Авыл халкы, күрше -тирә авыллардан килүчеләр, райондашларыбыз аны бер сулыш белән тыңлады. Чараны оештыручылар да , чарада катнашучылар да чиксез рәхмәтле калды. Чарада Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин катнашты һәм чыгыш ясады. Азактан Олы Кибәче авылы мәчетендә күмәк рәвештә өйлә  намазы укылды. 

Гамьле һәм ямьле очрашу турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев