Аллаһ бүләге
Теләче авылында яшәүче Фәнил һәм Гөлнур Гыйләҗевлар гаиләсе өчен иң зур бәхет ул - көтеп алган балалары. Гөлнур ханым ул көннәрне әле дә сагынып искә ала.
“Иң беренче мәртәбә кулларыңа үз сабыеңны алу олы бәхет. Ә инде аның артыннан бер-бер артлы яңадан да әни булган көннәр онытылмаслык мизгелләр булып күңел дәфтәренә уелып кала. Без моны Аллаһның безгә биргән бүләге дип кабул иттек. Ана булу бәхете минем өчен дөньядагы иң зур бүләк ул! Бу зур җаваплылык та, олы куаныч та, йокысыз төннәр дә. Балаңның беренче тапкыр “Әни” дип дәшүен ишетеп, беренче адымнарын, аның уңышларына сөенү, борчылып төннәр йокламау да. Тормышта әни бәхетен башка берни дә алыштыра алмыйдыр кебек тоела”, - диде ул. Тормыш юлдашы белән алар гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Фәннүр Казанда укый да, эшли дә, Әмир 10 сыйныф укучысы, Фәридә дүртенче класста белем алса, Фаяз икенче класста. Кечкенәләре Фәния “Кояшкай” балалар бакчасына йөри.
Гөлнур ханым үзе Казан кызы. Гаиләдә өч бала үсәләр. Фәнилләр исә бер-берсенә ярдәм итеп биш туган үсә. Шуңа да әлеге гаилә күп бала үстерүдән әллә ни авырлык күрми. Олы балалар туганнарына күз колак булса да, әти-әни балаларның үз шөгыльләре, кызыксынулары бар. Алар уйнарга,дуслары белән булырга тиеш диеп, балалар каратып утыртмый. Кая да булса барганда үзләре белән ала, җайлыйлар, без аларны үзебез тәрбияләү өчен алып кайттык диләр.
Гаиләдә Әниләр һәм 8 март бәйрәме иң олы бәйрәмнәрдән санала. Иртәдән кечкенәләр әниләрен бәйрәм белән котлый. Үз куллары белән ясалган бүләкләр әни өчен кадерлесе, олыларының үз бүләкләре. Бу көнне күчтәнәчләр алып әниләрне котлау, алар янында булу матур гадәткә кергән. “
Гаиләдә әни кешенең роле зур, ул олыларга безнең булган карашны күреп үсәләр, әти-әнинең ничек тотуы, бер-берсенә булган мөнәсәбәте тәрбия чарасы булып тора. Үзебезгә килгән өлкәннәрне ничек каршы алабыз, олы яшьтәге якыннарыбызның хәлен белү, аларга игътибар күрсәтү, балалар үскән саен безгә җимешләрен бирәчәк. Балалар гаиләдә тигез әти-әни канаты астында үссен, бәхетле булсыннар, балалары аларны үзләренең шатлыксөенечләре белән сөендерсен. Әтиәнигә моннан да олы бәхет юк. Районыбызның барлык әниләрен бәйрәм белән котлыйм, бәхетле булсыннар”, - диде Гөлнур ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев