Анападан зур җиңүләр белән!
Теләче урта мәктәбе укучыларыннан торган, физик тәрбия укытучысы Рафил Рефат улы Хәкимов җитәкчелегендәге команда, Татарстан Республикасы данын яклап, Анапа шәһәрендә Президент уеннарының финал өлешендә катнаша.
8 сентябрьдан алып бүгенге көнгә кадәр алар бик күп төрдәге спорт ярышларында катнашып, инде призлы урыннар да алырга өлгерде.
Күптөрле спорт уеннарында (многоборье) 81 команда арасыннан алар 10 нчы урынга лаек булды. Җиңел атлетика һәм эстафета 4 урын. Гомум нәтижә буенча 81 команда арасыннда Теләче урта мәктәбе 9 нчы урынны яуладылар. Һәм менә кичә билгеле булган яңалыклардан Теләче урта мәктәбе командасы урам баскетболы буенча 1 урынга лаек булды. Ә бадминтон буенча 1 нче урынны яуладылар.
Команданы ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев