Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Әни” сүзе

“Әни” диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый “Әни” сүзен таптарга. (Зәкия Туфайлова)

“Әни” сүзен карга түгел,

Язар идем күкләргә.

Юлсызларга юл күрсәтер,

Маяк булыр күпләргә.

 

Тапталмас та, тапланмас та,

Зәңгәр күккә язылса.

Карга язсаң тиз югалыр,

Кар эри ул яз булса.

 

Кояш белән зәңгәр күктә

Нур сибеп торыр балкып.

Ә кичләрен кояш батса,

Ай килеп чыгар калкып.

 

Җемелдәшер йолдызлар да,

Уратып “әни” сүзен.

Шул йолдызлар арасыннан

Дәшәр күк әнкәң үзе.

 

Уйланырсың, юанырсың,

“Әни” сүзенә карап.

Менеп китәрдәй булырсың,

Булса бер очкыч кораб.

 

Алтын хәрефтән язсак та,

Булса да бик югары.

Юк! Барыбер сакланмас ул,

“Әни” сүзе югалыр.

 

Сакланыр ул бары безнең,

Күңелдә гел наз булса.

Уелмас та, җуелмас та,

Йөрәкләргә язылса.

Суфия Хасаншина. Баландыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев