Әниләр көне белән!
Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе.
Әни - һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Әниләрнең яратуын тою безгә рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше. Әни мәхәббәте авырлыкларны җиңәргә, уңышка ышанырга этәрә.
Бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә ярату хисләребезне җиткерәбез. Чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет телибез. Балаларыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев