Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Әниләр көне уңаеннан

22 ноябрь көнне Күкчә авылы клубында, әниләр көне уңаеннан бик матур чара булып узды.


 

Бәйрәм кичәсе сый тулы чәй табыны артында барды. Очрашуда махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә күп көчләрен керткән апаларыбызга 45863 нче хәрби часть командиры М.Краснощековның Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Бәйрәмне оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Айнур Рашитовичка,  Алмаз Хабировичка, Адель Дамировичка, матур җырларын бүләк иткән Сиренә Гатиятовага, хезмәттәшләрем Рамиль Касыймов белән Равиль Насибулинга рәхмәтебез чиксез. 
Шулай ук бу көнне клубта егетләребез өчен дип, гуманитар ярдәм дә (җылы носкилар, бияләй, газ балоннары һәм башкалар)  җыйдык. Бу акция безнең инде өч ел дәвам итә. Кемнәр үз өлешләрен кертте -барсына да бик зур рәхмәт! Ә хөрмәтле әниләребезнең Һәммәсенә  дә саулык-сәламәтлек, кадер-хөрмәттә, бәрәкатле гомерләр теләп калабыз!, - дип хәбәр итте авыл клубы мөдире Рәйханә Антонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев