Җанлы әңгәмә кордылар
Бүген Теләче авылының үзәк урамында балалар арасында юл - транспорт фаҗигаларын кисәтүгә багышланган “Кышкы каникул” дип исемләнгән профилактик акция булып үтте.
Исегезгә төшерәбез, 22 декабрь көнне башланып киткән шул исемдәге республикакүләм профилактик чара 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Аның мәктәпләрдә кышкы каникуллар барган чорда үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Чөнки бу көннәрдә мәдәният учакларында, спорт объектларында Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре бәйле бик күп массакүләм чаралар үткәреләчәк. Бу юл участокларында юл хәрәкәте машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә аеруча кискен, интенсив ала, хокук сакчыларына да, педагогларга да, әти-әниләргә дә юлларда аереча уяу булуны, көчәйтелгән режимда эшләүне таләп итә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ленар Кыямов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм Иске Җөри урта мәктәбенең Яшь юл инспекторлары һәм “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары (җитәкчеләре - Наилә Бәдриева) һәм Кыш бабай (Равил Насыйбуллин) катнашында узган чарада автомобильчеләр белән җәяүлеләргә юл иминлеген пропагандалаучы белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтару билгеләре һәм Иске Җөри урта мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм сувенирлар һәм мандариннар бүләк ителде, Яңа ел теләкләре әйтелдею
Болардан тыш, алар машина йөртүчеләр, җәяүлеләр белән җанлы әңгәмә корып, юл - транспорт һәлакәтләрен кисәттеләр, аларны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев