Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кышлатуның барышы белән танышты

Бүген, ягъни 8 гыйнвар көнне, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Алан” акционерлык җәмгыяте белән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең терлекчелек комплексларында булып, кышлатуның барышы белән танышты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән 8 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, бүген районыбыз хуҗалыкларында 10526 мөгезле эре терлек бар. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чорга караганда 127 башка артык, үсеш – 101%. Шуның 3466 сы савым сыеры.

2025 елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 25834 тонна сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чорга караганда 105% ка артыграк. Бер сыердан савып алынган сөт күләме -  7415 килограмм. Бу  күрсәткеч узган елгы шушы чорга караганда 435 килораммга артыграк. Үсеш – 106%.

Узган ел районыбыз хуҗалыклары тарафыннан 1717 тонна ит җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 35 тоннага артыграк. Үсеш – 102%.

Узган ел  иң күп сөт “Алан” акционерлык җәмгыятендә җитештерелде.  Әлеге хуҗалык уңганнары бер сыердан 10208 килограмм сөт савып алуга ирештеләр. Икенче  урында - һәр сыердан 8072 килограмм сөт савып алуга ирешкән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте терлекчеләре. Иң түбән савым  - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыгы белән җаваплылыгы чикләнгән “Робин Гранд” ширкәтендә.

Бүген “Алан” акционерлык җәмгыяте терлекчеләре көн дә 20716 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 27 килограмм сөт туры килә. “Игенче” ширкәтендә тулаем көнлек савым 10996 килограм тәшкил итә. Биредә һәр сыердан 20,8 килограмм сөт савып алуга ирешәләр.

Яңа елда районыбыз терлекчеләренең  максаты – һәр сыердан 8000 сөт җитештерү, баш саннарын арттыру, башланган төзелешләрне дәвам итү, яңаларын башлау.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев