Әтнә районына сәяхәт
1 май көнне, районыбыз прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова инициативасы белән, Теләче урта мәктәбе һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучылары Әтнә татар дәүләт драма театрына барды, анда Алексей Житковскийның “Фуня” спектаклен карадылар.
Театрдан тыш, укучылар Түбән Бәрәскә авылында урнашкан мәчетнең биш йөз еллык тарихы белән танышу мөмкинлегенә ия булды. Мәчеттә музей күргәзмәләре дә бар, анда шәһәрнекендә дә булмаган сирәк экспонатларны очратырга мөмкин. Мәктәп коллективлары, шундый эчтәлекле экскурсия оештырганы һәм балаларга булган мәхәббәте өчен, Нурия Нургаязовнага зур рәхмәтләрен житкерә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев