Авыл җыеннары дәвам итә. Кичә Үзәк бистәсендә халык белән очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, аның урынбасары Илдар Мараков, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин катнашты.
Авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барган чарада башкарылган эшкә хисап тотылды, исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән Үзәк авылыннан Эльмира Дамир кызы Вәгыйзовага исемле таныклык бирелде. Ул кибеттә сатучы булып эшли.

Нет комментариев