Бәйге сәламәтлекләре чикле балалар арасында узды
Балалар иҗат үзәгенең «Робототехника» берләшмәсе укучысы Алиев Азат иң гади авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышларында матур нәтиҗәләр күрсәтте.
Азат белән өстәмә белем
бирү педагогы Айнур Рәис улының әзерләнүләре юкка узмады - "Очыш төгәллеге" номинациясендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Азат, авиамодель белән идарә итүдә югары төгәллек һәм тотрыклылык күрсәтеп, лаеклы рәвештә 1 урынны
яулады. Алай гына да түгел, команданың тырышлыгы Балалар иҗат үзәгенә гомуми зачётта мактаулы 3 урын алып килде! Әлеге бәйге сәламәтлекләре чикле балалар арасында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев