Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды

Хәтерләсәгез, районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча, бәйге игълан иткән иде. Бүген әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Районда  эшләүче  Дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы  мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла һәм ул мәҗбүри санала. 

- Әлеге бәйге быел өченче тапкыр узды. Бәйгегә райондашларыбыз ел саен җитди карарга тырыша, ныклап әзерләнә, чөнки максатыбыз техниканың төзек булуы, шофёрның кирәкле документлары булуы. «ТАТМЕДИА» АҖ нең «Теләчеинформ» филиалы хезмәткәрләренә зур рәхмәт, без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безнең эшчәнлекне һәрвакыт яктыртып торалар, - диде очрашудаТР дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе Ильфар Баев

 

Барлык таләпләрне үтеп, үз тракторын тикшерүгә әзерләгән райондашларыбыз менә алар:

Олы Кибәхуҗа авылыннан Рамиль Кадыйров,

Югары Мтәскә авылыннан  Ильназ  Кашафетдинов,

Түбән Саурыш авылыннан  Фәрид Вәлиев.

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев