Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды

Бүген «Батыр» спорткомплексында «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге үткәргән «Һәр сыерчыкның үз оясы» дип исемләнгән район бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Бүләкләү тантанасында Теләче газетасының баш мөхәррире Ленар Хуҗин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең  Теләче районы буенча район (районара) башлыгы Эмиль Гаязов, бәйгедә катнашкан балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр катнашты. Килгән сыерчык ояларына урын билгеләгәндә , аларның дөрес ясалышына, экологик яктан зыянлы булмаган материаллар кулланылуына, матурлыгына игътибар итеп нәтиҗәләр чыгарды:

1 урын - Зәмирә Шигабетдинова (Олы Мишә);

2 урын - Азамат Шакиров (Олы Мишә);

3 урын - Фәридә Хәбирова (Теләче).

 

Шулай ук, матурлыклары һәм катлаулыклары буенча да урыннар чыгарылды. Аның буенча:

1 урын -  Инсаф Валиевка;

2 урын- Үзәк мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына;

3 урын - Айзилә Сабирзяновага бирелде. 

Калган катнашучыларга "Иң милли оя", "Иң үзенчәлекле оя" номинацияләре  һәм катнашучы Дипломнары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Җиңүчеләрне тәбриклибез һәм уңышлар телибез!

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев