Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасында «Без калдыкларны аерым җыю яклы!» атналыгы үткәрелде

Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында «Без калдыкларны аерым җыю яклы!» атналыгы үткәрелде.

Атна дәвамында һәр балага барлык экологик чараларда актив катнашу, үзен төрле рольләрдә сынап карау, үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирелде.

Атналык барышында балалар тәрбияче апалары белән берлектә «Ни өчен калдыкларны аерым җыярга кирәк?», «Калдыкларны ничек икенче тапкыр нәтиҗәле кулланырга», «Тирә-яктагы мөхитне чүп-чар белән пычрату проблемалар» темаларына сөйләштеләр; "Макулатура җыеп агачларны саклыйк!", "Кулланылган батарейкаларны тапшырыйк-табигатьне саклыйк!" һәм пластик капкачларны җыю буенча акцияләрдә катнаштылар, экологик уеннар уйнадылар . Шулай ук зур төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр ата–аналар белән берлектә бакча күләмендә уздырылган ташландык материалдан эшләнгән кул эшләнмәләр, җимлекләр ясау бәйгеләрендә катнаштылар.

12нче апрель көнне балалар бакчасына ТР экология экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгат кыз белән берлектә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗәнов Рашит Зиннур улы килде. Аларга беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гөлсинә Фәүхетдин кызы «Яз,яз җитә!" шөгылен күрсәтте, бу шөгыль балалар күчмә кошлар турында күп яңалыклар белергә ярдәм итте. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче яшь экологлар тәрбияче апалары Кадрия Илдар кызы белән чүп-чарны аерым җыю буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре яз хәбәрчеләре-кара каргаларның килүенә багышланган  татар милли бәйрәме "Карга боткасын" үткәрделәр. Татар халкының борыңгыдан килгән сынмышлары, җырлары, мәкальләре, биюләре аша тәрбияче апалары Айгөл Хөрмәтулла кызы һәм Зилә Зариф кызы балаларда кошларга карарата сакчыл караш тәрбияләде.

Килгән белгечләр дә балаларга ни өчен өйдә дә калдыкларны аерым җыярга кирәклеген, алардан нинди әйберләр ясалуын бик яхшылап аңлаттылар һәм экологик уеннар бүләк иттеләр.

 Өлкән тәрбияче  Нурия Галимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев