Балалар « Россия флагы – горурлыгыбыз» дигән квест – уенда катнашты
Район яңалыклары

Балалар « Россия флагы – горурлыгыбыз» дигән квест – уенда катнашты

22 августта илебез тарихында иң әһәмиятле көннәрнең берсен — Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәбез! Бу символ дәүләтебезнең көчен, бердәмлеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә.

Шул уңайдан, бүген , Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балаларны Россиянең дәүләт символы - флагы белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Россия символлары» иҗат остаханәләре ,әңгәмәләр  узды, ә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары « Россия флагы – горурлыгыбыз» дигән квест – уенда катнашты.


Нет комментариев