Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту мөһим

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү бик мөһим.

 Шул уңайдан, Иске Җөри урта мәктәбе базасында урнашкан " Ак каен" сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән,  ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында,  "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенның максаты - балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау, укучыларны төрле чаралар ярдәмендә урамда һәм юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.   Кичә матур биюләр һәм кызыклы мәгълүматлар  белән үрелеп барды. Уенчылар кроссворд чишеп юл кагыйдәләре турында кирәкле   мәгълүмат тупладылар. Кичә ахырында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Л. Т.Киямов  балаларга юлда үзеңне тоту буенча киңәшләрен бирде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм алар күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев