Бүген, ягьни 13 июль көнне, Теләче авылында, «Дуслык» чишмәсе янындагы сусаклагычта «Гаилә белән балыкка!» дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваленең район туры булып үтте.
Гаилә елына багышлап үткәрелгән чарада олысы - кечесе теләп катнашты. Ярыш бик күп номинацияләр буенча үткәрелде. Бәйгенең җиңүчеләрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.
Күңелле һәм мавыктыргыч ярыш турында тулырак «Теләче»газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
0
0
Нет комментариев