Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бар җирдә дә тәртип кирәк

Бүген, ягъни 6 октябрь көнне, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Игенче” “Теләче - Август “ ширкәтләре, “Алан” акционерлык җәмгыяте, “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесе кырларында булып көзге кыр эшләренең барышы белән танышты.

 “Чулпан”, “Август - Теләче”  ширкәтләрендә көзге кыр эшләре күптән тәмамланды инде. “Алан” акционерлык җәмгыятендә кукуруз мәйданнарының бөртеккә  соңгы гектарлары суктырыла. Кукуруздан бушаган кырлар, комплекслы рәвештә шундук эшкәртелеп барыла. Әлеге хуҗалык 10 гектар мәйданнан бөртеккә 72 тонна кукуруз җыеп алган. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 72 центнер кукуруз уңышы туры килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 6 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтенең бөртеккә  -  280, “Игенче” ширкәтенең -  156 гектарда кукуруз мәйданнарын җыеп аласылары бар. Өстәвенә, әлеге хуҗалыкларның табышлы техник культуралардан саналган  - көнбагыш мәйданнары да өлгереп килә. Ул “АгроЛак” ширкәтендә 248, ә “Игенче”дә - 280 гектар мәйданда игелгән. Хуҗалыкларда көнбагышның дымлылыгы бүген 16 - 175 тәшкил итә.

Шулай ук  бүген районыбыз кырларында киләсе ел уңышына ныклы нигез салына, уңышы җыеп алынган мәйданнарда тулы куәткә төп эшкәрү алып барыла. Бу уңайдан “Алан” акционерлык җәмгыяте, “Чулпан”  ширкәте игенче - механизаторларының оптималь срокларда башкарган сыйфатлы хезмәте аеруча мактауга лаек. Соңгылары көзге мөһим агрочараны тәмаларга да өлгерде инде. 

Йөреш вакытында район җитәкчеләре тарафыннан юл кырыйларына, багана төпләренә, кырлар культурасына һәм  авыл биләмәләренең чисталыгына - пөхтәлегенә зур игътибар бирелде. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин: “Бар җирдә дә дә тәртип булырга тиеш! Кышка кереп барган бер мәлдә итәк - чабуларны җыерга вакыт. Юллар, юл буйлары районыбызның йөзен билгели,” - дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев