Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Баш батыр булып Муса Галләмов танылды

Марий Эл Республикасы Йошкар-Олада узган XXIV Федераль Сабантуйның баш батыры булып Муса Галләмов танылды

Ул финалда Сергей Павликны чиста алым белән отты. Муса Галләмов тумышы белән Марий Эл республикасы Бәрәңге районыннан. Ул туган республикасында Сабантуй үткәргәнгә көрәш карьерасын тәмамламый торуын әйтте. «Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде. Марий Элда Сабантуй була дигәч, яңадан спорт залына кайтып шөгыльләндем, Бөтенроссия Авыл Сабан туенда да көрәшмәдем. Әлһәмдүлилләһ», - диде Муса җиңүеннән соң. Баш батырга тәкә һәм Татарстан Рәисеннән Лада Гранта автомобиле бүләк иттеләр. Муса әйтүенчә, бу аның карьерасында 10 нчы машина. //

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев