Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер җылы сүз җитә

Иске Җөри авылында яшәүче Халисә апа Дәүләтшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Аны гомер бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район   социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. 

Сабыр Халисә апа бүген тыныч, матур картлык кичерә. Улы Илгиз, килене  Нурфия тәрбиясендә яши. Урыны түрдә, оныкларын, оныкчыкларын сагынып каршы ала, киткәндә моңсуланып озатып кала. 90 яшьтә булса да бик игътибар белән район газетасын да укый икән. “Капка тавышы килә, хат ташучы газет куйгандыр, “Теләче”не алып кермәдегезме”,- дип якыннарын еш аптыра. “Тормышның матурлыгын күрегез, хезмәттән курыкмагыз”,-дип матур теләкләр белән озатты  ул кунакларны.

Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев