“БЕРДӘМ РОССИЯ“ сәяси партиясе оешуына 24 ел
Хөрмәтле бердәмроссиялеләр! “БЕРДӘМ РОССИЯ“ сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге үзенең Партия әгъзаларын һәм тарафдарларын 1 декабрьдә билгеләп үтелүче Партия оешуның 24 еллыгы уңаеннан ихлас тәбрикли.
Бүген райондагы 16 башлангыч бүлекчәдә 1094 әгъза бар. Бу мөһим бурычларны үти алырлык зур көч. Иң әһәмиятлесе, алар заман чакыруына һәм аның җитди сынауларына һәрвакыт әзер. Бүгенге партиядәшләр һәм фикердәшләр – болар талантлы яшьләр, укытучылар, табиблар, муниципаль хезмәткәрләр, инженер-техник кадрлар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшчеләр, интеллигенция һәм сәнгать вәкилләре, пенсионерлар – барысы да илебезнең социаль-икътисадый сәясәтен актив яклаучылар. Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар! Сезнен барыгызга да нык сәламәтлек, чиксез энергия, эшләрегездә уңышлар, гаилә бәхете телим. Киләчәгебез якты һәм тагын да ышанычлырак булсын!
“Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәркатибе А.Г. Фатхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев