Беренче этабы бара
Республикада, шул исәптән районыбыз биләмәсендә “Мәк - 2024” операциясенең беренче этабы бара. Ул 8 июльдә башланды. Операциянең максаты - наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, шулай ук әфьюнле үләннәр (мәк, җитен) үскән урыннарны юк итү чаралары күрү.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарны кыргый рәвештә наркотик матдәләр үскән урыннарны ачыклауда һәм бетерүдә актив катнашырга чакыра. Наркотик матдәләр үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф, хезмәт белән төзәтү эшләре яисә 8 елга кадәр мәхрүм итү җәзасы каралган. РФ Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе нигезендә наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналоглары, наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләр законсыз сатып алган, саклаган, ташыган, әзерләгән, эшкәрткән өчен 3 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-00 - 02 номерына шалтыратып хәбәр итүгез сорала. Операция 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев