Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионаты узды

19-20 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионаты узды.

Оештыручылар – Алдынгылар хәрәкәте төбәк бүлеге һәм Рәсәйкүләм Красный крест оешмасы.

Ярышларда 30 команда катнашты — бу Татарстанның район-шәһәрләреннән сайлау туры аша узып килгән 150 бала. Безнең районнан Теләче мәктәбенең 8че сыйныф укучылары - Азалия Валеева, Алисә Хөсәенова, Зәринә Сабирова, Алсу Габдракипова, Руфинә Гарифуллина чыгыш ясады.

Укучыларга ярышлар барышында тормыштан реаль очракларга нигезләнгән бурычларны хәл иттеләр. Мәсәлән, ашханәдә, урамда килеп чыккан ситуацияларда беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Шулай ук беренче ярдәм күрсәтү нигезләре буенча тест та уздылар. Бу чыннан да һәркем белергә тиеш булган мөһим күнекмәләр!

Команданы Чемпионатта уңышлы һәм лаеклы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев