Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар

«Киләчәк» яшьләр үзәгендә мәктәп яны лагерьларендә ял итүче балалар өчен Алдынгылар хәрәкәте беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрде.

Барлыгы 130дан артык бала чара дәвамында практик белем һәм күнекмәләр алдылар: төрле бәхетсезлек очракларында эш итү алгоритмы белән таныштылар, махсус манекенда йөрәк-үпкә реанимациясе күнекмәләрен эшләделәр.

Һәр бала махсус инструктор җитәкчелегендә теорияне практикада кулланып карый алды. Чөнки реаль тормышта табиблар килгәнче нәкъ менә шушы беренче минутлар еш кына хәлиткеч була. Хәзер алар ничек дөрес эш итәргә һәм паникага бирешмәскә икәнен төгәл беләләр. Җәйге яллар имин узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев