Беренче урынга лаек булдылар
Кичә, 30 ноябрь көнне, Саба районы мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге XI нче Республикакүләм балалар театр сәнгате конкурсының финал этабы булып узды.
Сайлап алу турыннан соң, 61 театр коллективы арасыннан 10 төркем финал этабына чыкты. Театр коллективларына бәяне Г. Камал театры артистлары Олег Фазылҗанов һәм Гүзәл Гюльвердиева бирде. Балыклы башлангыч мәктәбенең "Сәйлән" театр коллективы финал этабының кечкенәләр төркемендә 1 нче урынга лаек булды. Без балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев