Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Безнең әниләр – иң уңганнары» район бәйгесен башлыйбыз

Бәйгенең шарты бик гади: Әниләрегезнең иҗат җимешләрен фотога төшереп, безгә юлларга кирәк.

Безнең әниләр – иң уңганнары, иң булганнары. Әниләргә бирелгән сәләтнең иге-чиге юк: кием тегү, сөлге чигү, оекбаш-бияләй бәйләү, гөлләр үстерү, милли ризыклар әзерләү һәм башка һөнәрләр. Кыскасы, әни кешенең кулы белмәгән эш юк! Фотолар 24 ноябрьгә кадәр “әнием” тамгасы белән  tulinf@rambler.ru  почтасына яисә  89393967641 номерына кабул ителә. Бәйге Вконтакте челтәрендә "Теләче информ" битендә барачак. Иң күп тавыш җыйган өч фото авторына “Теләче информ” нан истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Аларның исемнәре 25 ноябрь көнне игълан ителер дип көтелә.

 

Ә бәйгедә иң беренче катнашучыбыз Караширмә авылыннан -  Гайнутдинова Ильфирә Мәвлетгәли кызы.  Алтын куллы әниләрегезне, аларның кул эшләнмәләрен, иҗат җимешләрен бөтен дөньяга танытыгыз! Сездән дә  фотолар көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев