Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бочча» дисциплинасы буенча район турниры узды

Бүген, «Батыр» спорткомплексында «Бочча» дисциплинасы буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланганнар арасында район турниры узды.

Ел саен 1-10 декабрь көннәрендә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Бүгенге чарада шушы декада кысаларында үткәрелде. Ярышта өстәмә белем бирү педагогы Рәмис Галимҗанов  укучылары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Галимов Мөхәммәт 1 урын (әнисе Галимова Альбина), Гәрәев Рүзәл 2 нче урын (әнисе Гәрәева Гөлназ), ә Якупов Айрат 3 нче урынны (әнисе Якупова Люзия) алды. Аларга истәлеклек бүләкләре, Дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин, яшьләр эшләре , спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов тапшырды. 

- Чыннап та,  сез бик актив, һәрберегез, төрле яклап. Сәнгатьтә дә актив сез.  Тагы да  республика ярышларында катнашып, зур үрләр яуларга язсын. Рәхмәт бик зур шушы чараны оештыручыларга, укытучылары Рәмис абыйларына, әти-әниләрегезгә. Тренировкаларны калдырырга тырышмагыз, даими шөгельләнергә тырышыгыз,  – диде Динар Сәет улы, ярышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев