Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды
Теләче 3нче балалар бакчасында Бөек Җиңүне көненә багышланган чаралар елдан-ел үткәрелә һәм бу ел да искәрмә түгел.
9 Май алдыннан балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебезнең тарихы турында белемнәрен арттыру, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде.

Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, сугыш турында шигырьләр, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында җырлар кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев