Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөртек суктыру техникасы техник карау узды

Техник карау уздыру буенча төзелгән еллык график нигезендә, районда булган бөртек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп җитте.

10 июль көнне мондый чара «Август-Теләче» ҖЧШ узды. Әлеге чарага   8 берәмлек техника әзерләнгән иде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Чарада катнашучылар белән техниканы хәләкәтсез куллану хакында профилактик әңгәмә уздырылды.

Комбайннарның хәрберсе  8 әр литрлы 5 әр берәмлек ут сундергечләр белән жихазландырылуын аерым билгеләп үтү мөхим. Чөнки быелгы коры җәй өчен бу бик кирәкле уйланылган чара.  Әлеге чара башкаларга  да уз комбайннарына өстәмәләр кертү өчен үрнәк булсын иде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча, анда куелган барлык техникага да әлеге чараны узу хакында таныклык биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев