Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөртек җыю комбайннарына техник карау

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган үзйөрешле машиналарны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан, алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.

Агымдагы елда әлеге эш  район җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторлар һәм тагылма арбаларга,  азык хәзерләү комбайннарына апрель, май айларында башкарылды. Ә икмәк җыю комбайннарына бу чараны уздыру түбәндә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкару планлаштырыла:

 

Хуҗалык исеме

Икмәк җыю комбайнын тикшерү көне

1

«Алан»

3 июль

2

«Игенче»

4 июль

3

«Август Теләче»

5 июль

4

«Таң»

6 июль

5

«Агролак»

7 июль

6

Низамов М.Х. КФХ

10 июль

7

«Чулпан»

10 июль

8

«Теләчеагрохимсервис»

11 июль

9

Ахметова Г.Ф. КФХ

11 июль

 

Комбайннарга техник карау тәртибе башка төр үзйөрешле машиналардан әллә ни аерылмый. Ләкин бу төр техникада ким дигәндә   2 данә порошоклы ут сүндерү җайланмасы (8 литр күләмле), утка каплау өчен киез тукыма  (1х2 м размерда), көрәк һәм сәнәк, 0,5 куб.м  күләмдә комлы ящик, 50 л күләмдә сулы савыт булу мәҗбүри.

Әлеге төр техника белән тракторчы машинист таныклыгында F – категориясе булган кеше генә идарә итә ала. Мондый категориясе булмаган кеше әлеге эшкә хокуксыз санала. Шунлыктан эш бирүчеләрнең комбайннарны эшләүче белән тәэмин иткәндә әлеге факторга аерым игътибар итүләре сорала. Чөнки хокуксыз кешенең комбайн белән идарә итүе  очрагы була калса, аны әлеге эшкә кушкан кеше дә җәза жаваплылыгына тартыла. Мондый күңелсез хәлне булдырмау хәркем өчен дә мөхим булырга тиеш.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча бүлек җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев