Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген “Август“ компаниясе «Кыр көне» үткәрде

Басуларда йөргәндә чүп үләне булмаган пөхтә басулар, талгын гына җилдә салмак кына тирбәлүче мул башаклы иген басуларына кем генә сокланмый икән.

Мондый зур уңышка “Август” компаниясе ирешә. Районыбызда да алар игенчелек тармагы буенча бик уңышлы эшләп килә.  Бүген “Август“ компаниясе  Теләче районы базасында “Игенчелектә яңа иетенсив технология нигезендә үсемлекләрне чәчү һәм тәрбияләү" ” дигән темага Кыр көне үткәрде -   Россиянең төрле почмакларыннан килгән авыл хуҗалыгы белгечләрен  кабул итте. Заманча техникалардан күргәзмә эшләде.  Чараның ачылу тантанасында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов   Теләчедә “Август“ компаниясенең уңышлы эшләүен  азсысызклап узды. Әлеге зур чараның районыбызда үтүенә  “Август“ ширкәте җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.  Шулай ук Кыр көнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий   Яшин, Рафаэль Фаттаховлар катнашты.  Очрашу барышында үзләренең эш тәҗрибәсен яктыртып августлылар презентация күрсәтте.  «Август-Агро» җитәкчеләре чәчү әйләнешен формалаштыру, чәчү,  тукландыру технологияләрен куллану, уңышны җыю һәм саклау  буенча практик тәҗрибәләре белән   уртаклашаты.

Бу хакта тулырак район газетасында.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев