Бүген балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе көне
14 гыйнвар көнне Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссиясе көне буларак билгеләп үтелә.
Теләче районында әлеге комиссиянең бүгенге составында 20 гә якын кеше. Аның рәисе – Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин. Комиссия составында балалар өчен җаваплы район оешма-учреждениеләре вәкилләре, җитәкче-белгечләр дә бар. Комииссиядә социаль яктан имин булмаган гаилә һәм балигъ булмаган яшүсмерләр махсус исәптә тора. Алар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең нык күзәтүе астында.
Комиссия әгьзалары сүзләренә караганда, балалар, балигъ булмаган яшүсмерләр арасында тәртип бозулар, беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйле. Бала әти-әнисе үрнәгендә үсә. Әгәр дә гаиләдә балага игътибар аз булса, ата-ана үзләре тискәре гамәлләр кылса, бала тәрбиясез, тәртипсез булып үсә. Шулай ук бала кайбер яман гадәтләрне яшьтәшләреннән күреп үзенә сеңдерә. Моңа баланың ихтыярсызлыгы, тәҗрибәсезлеге дә сәбәп булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев