Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген бөтендөнья рециклинг көне билгеләнеп үтелә

Икенче төрле әйткәндә бу икенчел эшкәртү көне буларак билгеле. Хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату белән көрәшкә җәлеп итүгә һәм ресурсларның чикләнгәнлеге проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән көнне билгеләп үтү 1997 елдан башланып китә.

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да  «Чиста дөнья» исемле тематик чара узды. Фәсхетдинова Р.И. балаларга  чүп-чарны яки җитештерү калдыкларын кабат файдалану яисә әйләнешкә кайтару турында аңлатты. Балалар дөнья океаннарында пластик чүп-чарның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыкладылар, көндәлек тормышта кулланылган батарейкаларны дөрес утильләштерү, пыяла савытларны, пластик эшләнмәләрне кабат куллану ысулларын искә төшерделәр.

Бүгенге әңгәмә –планетатабызда чисталык  һәрберебезнең гамәлләренә бәйле булуын искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев