Бүген яшел фуражкалылар бәйрәме
Бүген чик сакчылары көне. Әлеге уңайдан Теләче авылы “Җиңү аллеясы”нда тантаналы чара узды.
Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район чик сакчылары берлеге рәисе Рөстәм Нуруллин катнашты һәм чыгыш ясады. Алар чыгышларында чик сакчыларын үзләренә генә хас күркәм һәм мәртәбәле бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.Тантана барышында берлек эшендә актив эшчәнлек алып барган чик сакчылары Руслан Имамиев (Теләче) белән Рафис Фәхретдиновка (Югары Кибәхуҗа) Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлеге фоторәсемнәрдә сез түбәндәге тантананың чагылышын күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев