Бүләкләнделәр
Бүген шимбә киңәшмәсендә бертөркем райондашларыбыз бүләкләнде.
Бүген шимбә киңәшмәсендә, Энергетиклар көне уңаеннан һәм намуслы хезмәтләре, Теләче районы объектларын ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән
- "Сетевая компания" АҖ филиалы электр челтәрләренең Саба районы подстанцияләре төркеменең электр - подстанцияләр төркеме башлыгы Айдар Ногманов,
- "Алабуга электр челтәрләре"АҖнең Саба районы электр челтәрләре оператив төркеме электромонтеры Артур Шабанов һәм
- "Сетевая компания" АҖ филиалы электр челтәрләренең Саба районы Теләче участогындагы бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтёры Илнат Закиров бүләкләнде.
Шулай ук, Татарстан Республикасы буенча "Россия Пенсионерлар берлеге"оешмасы тарафыннан үткәрелә торган "Буыннар элемтәсе" компьютер ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Үзәк урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Ильяс Касыймовка Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүләкләнүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев