Бурычлар билгеләнде
20 сентябрь көнне район Советының утырышлар залында агымдагы елның беренче яртыееллыгына районның финанс-икътисади хәлен һәм терлекчелек буенча 8 айлык эш нәтиҗәләрен анализлауга багышланган киңәшмә булып үтте.
Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының нәсел эше буенча бүлек башлыгы Гөлүс Баязитов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, икътисадчылар, крестьян-фермер хуҗалыклары катнашты. Киңәшмә азагында август аенда терлекчелек өлкәсендә уңышка ирешкән алдынгыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күчмә кубок исә “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгына бирелде.
Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев