Быелның 1 июленнән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты
Быелның 1 июленнән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Бу ил күләмендә уртак норма. Үзгәреш коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагыла. Болар электр энергиясе, газ, су, җылылык белән тәэмин итү, ташландык суларны чыгару, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү.
Бәяләр уртача 10,8 процентка артты. Гомуми таләпләр нигезендә, Татарстанда түләүләрнең арту индексы 108 процент тәшкил итә. Күрсәткечләрдә 4,9 процентка кадәр тайпылыш булырга мөмкин. Димәк, бәяләр уртача саннан әнә шул кадәргә күбрәк яки кимрәк булырга мөмкин.
1 июльдән электр энергиясе өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артты һәм бер кВт/ сәгате 5,09 сумга җитте. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/ сәгате 4,10 тиен тәшкил итә. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 3,57 сум булды. Табигый газның бер кубометры бәясе элеккеге 6,78 сумнан - 7,74 сумга җитеп, 69 тиенгә артты.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән - 108, 08 сум, авылда яшәүчеләргә исә 117, 24 сум түләргә туры киләчәк. 1 июльдән Татарстан җылылык энергиясе тарифы 10,8 процентка артты һәм 2388, 45 сум /Гкал тәшкил итәчәк. Су белән тәэмин иткән өчен республика буенча уртача тариф 33, 81 сум/куб метрга җитте.
Коммуналь хезмәтләр өчен ел ярымлык тәнәфестән соң арттырылган тарифлар турында тулырак Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтыннан укып белә аласыз. 2023 елда индексация булмады. Яңа тарифлар Федераль закон таләпләренә туры китереп, 2023 елның 20 декабренә кадәр расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев