Чемпионнарны тантаналы төстә каршы алдылар
Бүген төнлә, Казан шәһәренең тимер юл вокзалында Теләче районы делегациясе Мәскәүдән кайткан «Алга» командасын — Бөтенроссия ярышлары чемпионнарын тантаналы төстә каршы алды!
Өч көн барган ярышларда Җаббарова Фәридә, Саруханян Милена, Гайнетдинов Рәсүл һәм Сафин Булат үз яшь категорияләрендә алтын медальгә лаек булдылар! Команда остазы, Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Алмаз Җаббаровка аерым рәхмәт! Сезнең белән горурланабыз, егетләр-кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев