Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чираттан тыш утырышта

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков җитәкчелегендә терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып үтте.

Анда 9 май - Бөек Җиңү көне тантаналарын үткәрү вакытында терроризм актларын булдырмау нисбәтеннән куркынычсызлык чаралары мәсьәләләре каралды. Утырышта кереш һәм йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков чыкты.

Аннары, гадәттән тыш хәлләр вакытында саклану урыннарының әзерлеге белән  Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты Илһам Гарипов таныштырды.

 Азактан, әлеге чыгышлар нигезендә мөһим карарла кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев